• byltyr

Моратовлар Урта Нырты авылында укытканнар

В деревне Средние Нырты начали учить детей с 1925 года. Они обучались дома у бабушки Минсылу. А в 1932 году Мулла деревни Мингазов Шаяхмет отдал свой дом школе. Этот дом по проекту Шаяхметова Нургали перестроили в начальную школу. 
  Первыми учителями были Муратов Мугаллим и Муратова Зулейха из деревни Алан Тюлячинского района. В классе обучалось по 18-20 учеников. Столов, парт не было. Учились сидя на полу.


http://www-snirti.ucoz.ru/news/2008-11-30-2
  • byltyr

Теләче районы Алан мәктәбе укучылары яза

Таныш булыйк
Таныш булыйк, 
мин — Миләүшә,
Октябрьдә туганмын.
Әниемне борчып торган
Бер елак кыз булганмын.

Әни бик сөеп торса да,
Эләккәли кайчакта.
Кечкенәдән торгаладым
Шактый гына почмакта.  

Шаярырга яратам шул,
Апамны да кыздырам.
Кайчакларда ачуымнан
Һәммәсен пыр туздырам.

Мәктәптә яхшы укыймын,
Мактанырга яратмыйм.
Кеше серен саклый беләм,
Сүз-гайбәтләр таратмыйм.

Шаярсам да, өлкәннәрне
Хөрмәтләргә өлгерәм.
Әниемә дә булышам,
Әбигә дә йөгерәм.

Үз-үземне һич мактамыйм,
Сөйлим дөресен генә.
Балыклыга кунакка кил,
Шунда күрерсең менә!
Миләүшә ХӘБИБРАХМАНОВА.

Герой шагыйрь
Муса Җәлил — халкыбызның
Иң танылган шагыйре.
Илне сөяргә өйрәтә
Аның һәрбер шигыре.

Батырларча көрәште ул,
Бар көчен сарыф итеп.
Туган илен саклады ул,
Ерак җирләргә китеп.

Тоткынлыкка эләксә дә
Ул шигырь иҗат итте.
Шигырьләре генә калды,
Безнең арадан китте.

Муса үзе кайтмаса да,
Яши ул йөрәкләрдә.
Муса кебек булсаң икән! —
Шул безнең теләкләрдә.
Фәридә ҖАМАЛЕТДИНОВА.

Буран
Бабасы әйтә Фәриткә:
“Кичә булды буран.
Кар белән тулды урам.
Тизрәк, әйдә, тизрәк,
Ал син кулыңа көрәк.
Безгә, өйгә керү өчен,
Сукмак салырга кирәк”.
Фәрит каршы килмәде.
Тиз-тиз көрәген алды.
Көрәге тигән җирдә
Сукмак салынып барды.
Күзәтеп аның көчен,
Буран да тынып калды.
Илфира МӘРДӘНОВА.

Җем-җем карлар
Оча карлар, ява карлар,
Җиргә барып куналар.
Матур булып, йолдыз булып,
Җемелдәшеп торалар.

Кулны суздым шушы карга,
Кунды ак кар кулыма.
Очыртам дип өргән идем,
Тамчы калды урынында.
Ләйсән ШӘКҮРОВА.


http://sabantuy.net/?category=seznen_izhat&altname=tel1241che_raiony_alan_m1241kt1241be_ukuchylary_yaza
  • byltyr

Гафаров Нури Гафар улы

Гафаров Нури Гафар улы—совет, партия эшлеклесе.

1906 елның 25 маенда Теләче районының Алан авылында туган. Әтисе бик дини кеше, авыл старостасы була. Белем нигезләрен әтисеннән һәм авыл мәдрәсәсенә йөреп ала. Тынгысыз һәм яңалыкка омтылучан характерлы егет егерменче елларда авыл яшьләрен оештырып комсомол ячейкасы төзи, яңа тормышны пропагандалый. Шул нигездә әтисе белән конфликтка килә һәм әтисе йортыннан чыгып китә, аңа берара балалар йортында тәрбияләнергә туры килә. Бу исә аның бунтарь аңын тагын да ялкынландыра. 1926-1928 елларда Сауш авылында избач була. Шушында 1927 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә. 1928-1930 елларда—Теләче волость комитеты рәисе.

1930-1931 елларда берьеллык агрономнар хәзерләү курсы үтә һәм махсус юллама белән Кырым АССРга җибәрелә, Евпатория районында «Териклы комрат» совхозы директоры була. 1934 елда кабат Татарстанга кайта һәм Алабуга районында сөтчелек совхозын җитәкли.1939 елдан— Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе директоры. 1941 елның февралендә ВКП(б)ның Биектау район комитетының икенче секретаре итеп сайлана.

Гаять катлаулы 1942 елның июнендә Н.Гафаров ВКП(б)ның Балтач район комитетының беренче секретаре итеп тәкъдим ителә. Ун ел дәвамында авыр сугыш һәм аннан соңгы илне торгызу елларында район икътисадын һәм сәнәгатен бөтенләй таркалу-җимерелүдән саклап калу һәм яңадан аякка бастыру өчен күп энергия һәм тырышлык куя. Нәкъ шушы чорда район республикада урталыктан түбән хәләттән алдынгылар сафына күтәрелә. Район җитәкчесенең дә абруе югары—ул 1948 һәм 1950 елларда ВКП(б) өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Н.Гафаров 1952 елда Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кошчылык һәм инкубатор станцияләре идарәсе начальнигы итеп билгеләнә һәм Балтач районыннан китә. 1954-1956 елларда ул Беренче Май районында хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе. 1956-1965 елларда—Казан үлчәүләр ремонтлау заводы директоры.

Н.Гафаровның борчулы хезмәт юлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бәяләнде.

1979 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

http://kitap.net.ru/baltach6.php?lang=tat
  • byltyr

“Яңа гасыр”дагы “Хәерле иртә” тапшыруы алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина


Туган көне: 24 апрель, 1971 ел;

Туган урыны: Теләче районы, Алан авылы;  Миләүшә Сибгатуллина Теләче районы Алан авылында укытучылар Рафис һәм Фәһимә гаиләсендә туган. 
Миләүшә Сибгатуллина Теләче районы Алан авылында укытучылар Рафис һәм Фәһимә гаиләсендә туган. 
Белеме: Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультеты;

Эш урыннары: 2 ел мәктәптә тарих укыткан, 7 ел “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештыру эшләре белән шөгыльләнгән, аннары телевидениегә килгән;

http://gabdelfat.ru/akcharlak/?id=16

 http://tuylar.ru/mileushe-sibgatullina-ekranga-kayta-eksklyuziv-intervyu-131 
  • byltyr

Авылда француз телен яхшы өйрәнәләр икән.

17нче июнь көнне сәгать 12:00дә ТДГПУның француз теле кафедрасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының француз телен өйрәнүче укучылары өчен узган “Яшь тикшеренүче” исемле республика фәнни эшләр бәйгесенә тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясалачак.
Чараны агымдагы елның 1нче апреленнән 14нче маена кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ТДГПУның француз теле кафедрасы белән берлектә уздырган иде. Республика этабына муниципаль турны узган 43 эш сайлап алына.
Бәйгедә гомуми урта белем бирү оешмаларының 6-11нче сыйныф укучылары катнаша. Татарстан Республикасында алга таба да француз телен үстерү һәм тарату; бу телне өйрәнүче балалар арасыннан сәләтлеләрне барлау, аларга алга таба да үсәргә ярдәм итү; бүгенге көн укучысында гомуми аралашу һәм тикшеренү культурасы дәрәҗәсен үстерү – бу бәйгенең максатлары.
“Француз теле теориясе” секциясендә  призлы урынга Теләче районы кызы (Алан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы) Резеда Сәхипгәрәева лаек була. Доклад исеме: “Канадада француз теленең лексик үзенчәлекләре”.
“Илләргә кереш” секциясендә  призлы урыннар алган укучылар байтак: Теләче районы Алан урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фәридә Җамалетдинова (“Франциядәге гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр”); Теләче районы Алан урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Миләүшә Хәбибрахманова, (“Югары мода”); Теләче районы Алан урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Альбина Хәбибрахманова, (“Француз киносы: бүгенге көн актерлары һәм пьеса авторлары»);  Теләче районы Алан урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Сөмбел Гыймаева (“Франциянең истәлекле урыннары”);  Теләче районы Алан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ришат Котдусов (“Оноре де Бальзакның биографиясе һәм иҗат эшчәнлеге”).

http://edurt.ru/index.php?rubrika=92&st=6229&type=3&str=186